1 октябрьдән башлап “ЮВТ АЭРО” АҖ авиакомпаниясе Казан-Санкт-Петербург-Казан маршруты буенча рейслар санын дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә атнасына 3тән алып 5 мәртәбә арттырды. Рейслар 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында башкарыла. Дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә очып китү вакыты – 12.00 сәгатьтә, шимбә көнне – 18.40 сәгатьтә.
Самолет очышта 2 сәгать 20 минут була.
Билет бәясе 5000 сумнан башлана. Өстәмә җыемнарсыз билетларны “Казан” халыкара аэропортының 1А терминалында урнашкан авиакомпания кассасында сатып алырга мөмкин.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте материаллары нигезендә