“Бердәмлек” ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясе 2015 елның 10 октябреннән башлап махсус тариф буенча абонемент һәм бер мәртәбәлек юл документларының бер өлеше гамәлдән чыгу турында хәбәр итә.
Асылда, Казан-Ижевск, Кизнер-Ижевск, Ижевск-Әгерҗе, Ижевск-Сарапул маршрутлары буенча түләүле категория пассажирлары өчен “Отышлы – 1, – 2, – 3, – 4” тарифы буенча (бер тапкыр юл документлары сатып алуны рәсмиләштергәндә) бер мәртәбәлек юлда бару документлары гамәлдән чыгарыла.
Шулай ук “Минем Чуашия” (Чуаш Республикасы буенча), “Туган як” (Удмурт Республикасы буенча), ял көннәрендәге “Шәһәр” һәм “Ике яр” (Татарстан Республикасы буенча), 75 чакрымнан артык ераклыкка булган “Миңа башкалага” (Татарстан Республикасы буенча: Казан – Нократ аланы, Казан-Буа) абонемент билетлары гамәлдән чыгарылачак.
Түбәндәге абонемент билетларының бәяләре үзгәрә:
– көн саен 32 чакрымнан алып 75 чакрымга кадәр 1 ай буе гамәлдә булган “Миңа башкалага” (Казан-Арча, Казан-Албаба, Казан-Воробьевский) – 2160 сум;
– көндәлек гамәлдәге вакыты 1 ай булган “Ике яр” (Яшел Үзән-Свияжски) – 720 сум;
– эш көннәрендә гамәлдә булган “Ике яр” (Яшел Үзән-Свияжски) – 605 сум;
– “Корпоратив” көндәлек 1 ай буе гамәлдә (Свияжски – о.п. 804 чм, Паратск – о.п. 804 чм) – 1680 сум.
Материал “Бердәмлек” ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясе тарафыннан җиткерелде.