ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы башкарма органнарының нормаиҗат эшчәнлеге турында” коллегия утырышында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының юридик бүлек хезмәткәре Әфләтүнова Альбина Илдар кызы Татарстан Республикасында нормаиҗат эшчәнлеген тәэмин итүдә нәтиҗәле катнашуы өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

29 февральдә региональ ташуларны субсидияләү программасы буенча яңа Ростов-на-Дону – Казан авиарейсына старт бирелә. Россиянең көньягындагы зур шәһәрләрнең берсенә таба авиаочышлар атнасына өч тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә түбәндәге график буенча гамәлгә ашырылачак: һава судносы Ростов-на-Дону шәһәреннән 08.45 сәгатьтә чыга һәм Казанга 10.50 сәгатьтә килеп җитә; 11.50 сәгатьтә - Казаннан китә, 13.55 сәгатьтә - Ростов-на-Дону шәһәренә килеп җитә.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 10.02.2016 № ВК/7615/16 гарызнамәсе нигезендә җылылык белән тәэмин итүче барлык җайга салынулы оешмаларга 2016 елның 18 февраленә кадәр БМАС системасындагы үрнәк рәвешендә 2015 ел өчен ягулык сатып алуның фактта барлыкка килгән бәяләре һәм куллану күләмнәре турында мәгълүмат җиткерергә кирәк.


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Кичә Россиянең иң эре 72 шәһәрендә традициягә әверелгән “Россия чаңгы юллары - 2016” массакүләм ярышлары узды. Быел Казанда иң зур спорт ярышына берьюлы өч мәйданда старт бирелде. Иң массакүләм чабышлар Залесный бистәсендәге “Кояшлы” лагеры территориясендә узды. Беренчел мәгълүматларга караганда, Казанда чаңгы стартларына 21 меңнән артык кеше чыккан. Катнашучылар арасындагы иң нәни спортчыга 3 яшь тә 7 ай, иң өлкәненә - 88.


12
февраль, 2016 ел
җомга

РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маендагы 306 номерлы Карары белән расланган Коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын ачыклауны билгеләү кагыйдәләренә карата Кушымтаның 18 пункты буенча торак һәм торак булмаган биналарда җылылык буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативы (күпфатирлы йортта барлык торак һәм торак булмаган биналарда яки торак йортта аена гомуми мәйданнан 1 квадрат метрына Гкал) җылылык энергиясен исәпкә алу буенча коллектив (гомумйорт) җайланмалары белән тәэмин ителмәгән күпфатирлы йортларны җылытуның бер чоры, шулай ук җылыту чоры өчен кулланыла торган җылылык энергиясенең күләменнән чыгып билгеләнә. Шул ук вакытта җылыту чорының озынлыгы җылыту чорындагы календарь айларының саны буларак билгеләнә, шул исәптән тулы булмаса да.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Быел Горьков мотор-вагон хәрәкәт итү составы дирекциясе өстәмә рәвештә дүрт экологик электр поездын җибәрергә планлаштыра.


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 3 һәм 4 март көннәрендә, 2016-2018 елларда тарифларны җайга салуның законнар чыгару һәм норматив-техник базасы үзгәрү сәбәпле, “Тарифларны озак вакытлы җайга салу үзенчәлекләре” темасына Бөтенроссия киңәш бирүле-гамәли вебинар узачак.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

“Көнчыгыш” автовокзалында “Казан-Тольятти” маршруты ачыла. Юлда узачак вакыт 6,5 сәгать тәшкил итәчәк.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Инвестицияләнүче керем методын кулланып тарифларны җайга салуга күчкәнчегә кадәр булдырылган инвестицияләнүче капитал өчен 2016 елда озак вакытлы җайга салу башлану белән җайга салуның озак вакытлы чоры өчен керем нормасы түбәндәгечә тәшкил итә:


5
февраль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап “Хезмәт өчен минималь түләү күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 14.12.2015 № 376-ФЗ  Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен минималь түләү күләме аена кимендә 6204 сум дәрәҗәсендә билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International