Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә инвестицияләнүче капитал кереме методын кулланып тарифлар исәпләү өчен минималь керем нормалары билгеләнде

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Инвестицияләнүче керем методын кулланып тарифларны җайга салуга күчкәнчегә кадәр булдырылган инвестицияләнүче капитал өчен 2016 елда озак вакытлы җайга салу башлану белән җайга салуның озак вакытлы чоры өчен керем нормасы түбәндәгечә тәшкил итә:

озак вакытлы җайга салу чорының беренче елында - 4,47%;

озак вакытлы җайга салу чорының икенче елында - 8,93%;

озак вакытлы җайга салу чорының өченче елында - 11,93%.

Инвестицияләнүче керем методын кулланып тарифларны җайга салуга күчкәнчегә кадәр булдырылган инвестицияләнүче капитал өчен 2016 елда озак вакытлы җайга салу башлану белән җайга салуның озак вакытлы чоры өчен минималь керем нормасы номинал чагылышта 11,93% тәшкил итә.

Россия ФАС хезмәтенең “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә 2016 елда озак вакытлы җайга салу чоры башлану белән озак вакытлы чорга инвестицияләнүче капиталның керем методын кулланып тарифлар исәпләү өчен минималь керем нормасын раслау турында” 11.12.2015 N 1250/15 боерыгы, Россия Юстминистрлыгында 2016 елның 19 гыйнварында 40648 номеры белән теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International