Казан белән Ростов-на-Дону шәһәрләрен яңа авиарейс бәйли

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

29 февральдә региональ ташуларны субсидияләү программасы буенча яңа Ростов-на-Дону – Казан авиарейсына старт бирелә. Россиянең көньягындагы зур шәһәрләрнең берсенә таба авиаочышлар атнасына өч тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә түбәндәге график буенча гамәлгә ашырылачак: һава судносы Ростов-на-Дону шәһәреннән 08.45 сәгатьтә чыга һәм Казанга 10.50 сәгатьтә килеп җитә; 11.50 сәгатьтә - Казаннан китә, 13.55 сәгатьтә - Ростов-на-Дону шәһәренә килеп җитә.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән, кышкы навигация чоры тәмамланганчыга кадәр, ягъни март азагына кадәрге графикта үзгәрешләр булырга мөмкин.

Яңа рейсны “РусЛайн” авиакомпаниясе җибәрә. Очышларны башкару өчен илдә иң ышанычлы дип саналучы 50 урынга исәпләнгән “CRJ200” очкычлары гамәлдә булачак, дип хәбәр итә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/52581-kazan-i-rostov-na-donu-svyazhet-novyj-aviarejs

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International