Быел Горьков мотор-вагон хәрәкәт итү составы дирекциясе өстәмә рәвештә дүрт экологик электр поездын җибәрергә планлаштыра.
Муром, Горький, Киров һәм Казан төбәкләрендә дүрт экопоезд йөри инде. Аларның барысы да югары уңайлыклы, йомшак утыргычлар, биобәдрәфләр белән тәэмин ителгән. Шәһәр яны “яшел” электричкаларда светодиодлы табло эшли һәм яктыртыла.
“Экологик электр поезды” проектының идеясе тышкы һәм эчке бизәлештә чагылдырыла. Поездның тышкы борты буенча яшел элемент урнаштырылган, салон белән тамбур арасындагы ишекләрдә “Экопоездга рәхим итегез” дигән язу ябыштырылган. “ЭД9Э” электр поездлары берничә төрле инновация җайланмалары белән тәэмин ителгән. Мисал өчен, аларда тавышсыз компрессорлар һәм “гребне рельсосмазыватель” дип аталучы җайланмалар эшли. Шуның аркасында хәрәкәт иткәндә поездның тавышы кими, дип хәбәр итә Казан төбәге ГТЮ матбугат хезмәте.
http://www.kzn.ru/news/52493-na-gorkovskoj-zheleznoj-doroge-pustyat-dopolnitelnye-ekopoezda