РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маендагы 306 номерлы Карары белән расланган Коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын ачыклауны билгеләү кагыйдәләренә карата Кушымтаның 18 пункты буенча торак һәм торак булмаган биналарда җылылык буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативы (күпфатирлы йортта барлык торак һәм торак булмаган биналарда яки торак йортта аена гомуми мәйданнан 1 квадрат метрына Гкал) җылылык энергиясен исәпкә алу буенча коллектив (гомумйорт) җайланмалары белән тәэмин ителмәгән күпфатирлы йортларны җылытуның бер чоры, шулай ук җылыту чоры өчен кулланыла торган җылылык энергиясенең күләменнән чыгып билгеләнә. Шул ук вакытта җылыту чорының озынлыгы җылыту чорындагы календарь айларының саны буларак билгеләнә, шул исәптән тулы булмаса да.
Шулай итеп, җылыту буенча коммуналь хезмәт өчен түләү күләме билгеләнгән нормативтан чыгып билгеләнә һәм коммуналь хезмәтне көннәргә бүлеп күрсәтүнең факттагы озынлыгыннан чыгып исәп-ясау мөмкинлеген күздә тотмый.
Россиянең Төзелеш министрлыгы, 23.11.2015 N 38988-ОГ/04