Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап “Хезмәт өчен минималь түләү күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 14.12.2015 № 376-ФЗ Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен минималь түләү күләме аена кимендә 6204 сум дәрәҗәсендә билгеләнде.
Шулар белән берлектә исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында Россия Федерация Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябреннән башлап ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләрнең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында килешү (алга таба – Килешү) төзелде.
Аталган Килешүдә каралганча, шушы Килешү имзаланган көннән башлап Татарстан Республикасының бюджетныкы булмаган икътисад секторындагы оешмаларда минималь хезмәт хакы аена кимендә 7309 сум күләмендә билгеләнә.
Шуларга бәйле рәвештә, Килешүнең 1, 5 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм юридик зат булган оешма яки физик зат, Татарстан Республикасы территориясендә юридик зат төземичә эшчәнлек башкаручы шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы, бюджетныкы булмаган икътисад секторында эшләүченең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимуллаштыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) 2015 елның 2 октябреннән башлап 7309 сумнан ким була алмый, ләкин әлеге хезмәткәр шушы чор өчен эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазифаларын) тулысынча башкарырга бурычлы.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен минималь хезмәт хакы “Хезмәт өчен минималь түләү күләме турында”гы Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап аена 6204 сум).
Килешү тексты 2015 елның 09 октябрендә “Республика Татарстан” газетасында һәм 2015 елның 10 октябрендә “Ватаным Татарстан” газетасында басылды.
Хезмәт өчен минималь түләүләрне (Татарстан Республикасының бюджетныкы булмаган икътисад секторы өчен Килешү нигезендә 2015 елның 02 октябреннән башлап – аена кимендә 7309 сум, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен – аена кимендә 6204 сум) түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясе белән тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Боларга бәйле рәвештә, эш вакыты буенча айлык нормалар тулысынча эшләнгән (хезмәт вазифалары тулысынча башкарылган) очракта, хезмәткәрләр, әгәр дә аларга түләнгән айлык хезмәт хакы билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбән килеп чыкса, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый йогынты чаралары күрелү максатларында Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук суд һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Белешмә өчен: РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 статьясы “Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алучы бүтән норматив-хокукый актларны бозу”
Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алучы бүтән норматив-хокукый актларны бозу –
кисәтү ясау яки вазифаи затларга бер мең сумнан биш мең сумга кадәр; юридик зат төземичә эшмәкәрлек эшчәнлеге башкаручы затларга, – бер мең сумнан биш мең сумга кадәр; юридик затларга утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 статьясының 4 өлеше буенча, 5.27 статьяның 1 өлешендә каралган административ хокук бозуның аналогик административ хокук бозу өчен элегрәк административ җәзага тартылмаган зат тарафыннан кылынуы, –
вазифаи затларга ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр административ штраф салынуга яки бер елдан алып өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм ителүгә; юридик зат төземичә эшмәкәрлек эшчәнлеге башкаручы затларга, – ун мең сумнан алып егерме мең сумга кадәр; юридик затларга илле мең сумнан алып җитмеш мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.