“Тарифларны озак вакытлы җайга салу үзенчәлекләре” темасына Бөтенроссия киңәш бирүле-гамәли вебинар булачак

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

2016 елның 3 һәм 4 март көннәрендә, 2016-2018 елларда тарифларны җайга салуның законнар чыгару һәм норматив-техник базасы үзгәрү сәбәпле, “Тарифларны озак вакытлы җайга салу үзенчәлекләре” темасына Бөтенроссия киңәш бирүле-гамәли вебинар узачак.

Вебинарның төп темалары түбәндәгеләрдән гыйбарәт булачак:

  1. 2016-2018 еллардагы тариф компаниясенең үзенчәлекләре. Законнар чыгару һәм норматив-техник базадагы үзгәрешләр. Гражданнарның түләүләре индексын хисаплауның яңа үзенчәлекләре.
  2. Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә җитештерү программаларын һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә ремонт программаларын эшләү гамәле. Тарифларны озак вакытка җайга салганда төзәтмәләр кертү хисапнамәсе, үзенчәлекләре.
  3. Коммуналь комплекс предприятиеләренең инвестиция программаларын эшләү гамәле. Тарифларны озак вакытка җайга салганда төзәтмәләр кертү хисапнамәсе, үзенчәлекләре.
  4. Тарифларны озак вакытлы җайга салуның икенче елындагы тариф компаниясе үзенчәлекләре. Җайга салучыга документлар тапшыру. Хисапнамә. НВВ төзәтмәләр кертү.
  5. Концессия килешүләре. Законнар чыгару һәм норматив-хокукый база. Коммуналь инфраструктура системасын техник тикшерү кагыйдәләре.
  6. Концессионерга һәм конкурс документларына биремнәр эшләү. Озак вакытлы җайга салуның, Җайга салучы белән мөнәсәбәтләрнең параметрларын хисаплау.
  7. Концессия килешүе проектын әзерләү. Хаталарны анализлау, мәгълүмат әзерләү үзенчәлекләре.

Вебинарның авторы һәм алып баручысы: Гиличинская Ольга Львовна – “ИТЦ Энергоэффект” ҖЧҖ директоры урынбасары, тармакта 30 еллык эш  стажына ия, Тула өлкәсенең Тарифлар буенча комитеты карамагындагы эксперт советы әгъзасы, ТЭК һәм ТКХ өлкәсендә өйрәтү семинарларын үткәрү буенча 20 еллык тәҗрибәсе бар.

Ике көнлек вебинарда катнашуның бәясе 12 000 сум тәшкил итә, бер көнлек вебинарда катнашу 7 000 сумга төшәчәк, регионнан комплекслы катнашканда региональ хакимият вәкилләре өчен буш урыннар бирелә.

Тулырак мәгълүматны проектның координаторы Мишуковская Рафида Янмурзаевнадан +7 978 786 91 03 телефоны аша алырга була яки үз сорауларыгызны түбәндәге электрон адресына җибәрергә мөмкин: cmk.uka1@gmail.com.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International