Кичә Россиянең иң эре 72 шәһәрендә традициягә әверелгән “Россия чаңгы юллары - 2016” массакүләм ярышлары узды. Быел Казанда иң зур спорт ярышына берьюлы өч мәйданда старт бирелде. Иң массакүләм чабышлар Залесный бистәсендәге “Кояшлы” лагеры территориясендә узды. Беренчел мәгълүматларга караганда, Казанда чаңгы стартларына 21 меңнән артык кеше чыккан. Катнашучылар арасындагы иң нәни спортчыга 3 яшь тә 7 ай, иң өлкәненә - 88.
Быелгы чаңгы ярышларының төп үзенчәлеге шунда ки, шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларга йөгерү буенча ГТО комплексы нормаларын үтәү мөмкинлеге тудырылды. ГТО нормаларын тапшыру буенча чаңгы ярышлары бүген барлык төп стартларда тормышка ашырылды. Комплексны уңышлы тапшыру һәм теләге булганнарга яхшы билге алу өчен егетләргә – 5, кызларга 3 чакрым үтәргә кирәк иде.
Узган елдагы кебек үк, “Россиянең чаңгы юллары” Казанда берничә старт белән узды: спортчылар чабышы (18 яшькәчә булган кызлар – 3 чакрым, 18 яшькәчә булган егетләр – 5 чакрым, 18 яшьтән өлкәнрәк ирләр – 10 чакрым, хатын-кызлар – 5 чакрым), гаилә белән 1 чакрымга чабу, 2 чакрымга VIP-чабыш һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа Сваин, Киров, Мәскәү һәм Вахитов районнарында яшәүчеләр арасында массакүләм чабышлар. Шулай ук чаңгы ярышларында вузларда һәм ссузларда укучы студентлар да катнашты. Гаилә белән чабучыларга да зур игътибар бирелде, аларда, кагыйдә буларак, әни, әти һәм ике бала катнашты.