ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

17 июньнән башлап Казаннан алман шәһәре Франкфуртка даими авиарейслар ачыла. Очышлар атнасына ике мәртәбә “Аэрофлот” ААҖ тарафыннан тормышка ашырылачак.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 23-24 июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә "Җылы белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы предприятиеләренең нәтиҗәле эшендә хокукый аспектлар: шартнамәләр, тарифларда килешмәүчәнлекләр, суд бәхәсләре" темасына Россиякүләм гамәли семинар узачак. 


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 14 маенда бөтен республика буенча гадәткә кергән "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясендә меңнәрчә кеше катнаты. Әлеге акциягә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә кушылды. Язгы агач утырту эшләре Щербаково бистәсе янында, Биектау кишәрлеге урманчылыгы территориясендә узды.


13
май, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүгеннән башлап Россиядә автобусларда балаларны ташыганда хокук бозган өчен штрафлар күләме арта. Моннан тыш, элеккеге кебек үк, аларны хәзер йөртүчеләрдән генә түгел, ә вазифаи затлардан, юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән дә түләттерәчәкләр, моңа өстәп, алар өчен штраф күләме сизелерлек зур булачак. Тиешле төзәтмәләр Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелде, дип яза “Российская газета”.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

10 май көнне, 1914-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар кысасында, хезмәткәрләрнең “Балалар тынычлык ясый!” рәсем конкурсында катнашкан балаларын бүләкләделәр.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:


6
май, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Мәңгелек ут” мемориалына чәчәк салу тантанасын үткәрделәр.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 15-19 июнь көннәрендә Сочида “Весна” спа-кунакханәсенең конференцияләр залында “Россиядәге электр-җылылык энергетикасы үсеше. 2016 елда тарифларны җайга салу һәм 2017-2018 елларда дәүләти җайга салу органнарының бурычлары. Яңа перспективалар. Яңа шартларда эшләү тәҗрибәсе” темасына 10 нчы “юбилейлы” Бөтенроссия семинары-түгәрәк өстәл узачак.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 1 маеннан башлап Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны поездларында йөрү өчен яңа төрле абонемент билетлары гамәлгә кертелә. 10 һәм 20 мәртәбә бару өчен абонемент билетлары 30 көн дәвамында гамәлдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International