Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2016 елның 17 мае, сишәмбе

2016 елның 23-24 июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә "Җылы белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы предприятиеләренең нәтиҗәле эшендә хокукый аспектлар: шартнамәләр, тарифларда килешмәүчәнлекләр, суд бәхәсләре" темасына Россиякүләм гамәли семинар узачак.

Семинар кысаларында РФ Хөкүмәте карамагында торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча экспертлар советының эш төркеме, РФ Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты карамагындагы экспертлар советы һәм бизнес берләшмәләре вәкилләре белән тематик секцияләр һәм мастер-класслар узачак.

Татарстан Республикасы буенча катнашучыларны 16 майдан башлап 16 июньгә кадәр теркиячәкләр. Төбәккә бирелгән квота 4 компанияне тәшкил итә. Өстәмә мәгълүмат алу һәм теркәлү өчен оештыру комитеты вәкиле Жуликов Сергей Павлович белән 8(968)836-33-71, 8(499)372-10-39 телефоннары яки e-mail s.zhulikov@od-group.ru аша элемтәгә керергә кирәк.

 

Чараның рәсми сайты: www.upravlenie-gkh.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International