2016 елның 14 маенда бөтен республика буенча гадәткә кергән "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясендә меңнәрчә кеше катнаты. Әлеге акциягә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә кушылды. Язгы агач утырту эшләре Щербаково бистәсе янында, Биектау кишәрлеге урманчылыгы территориясендә узды.