Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Мәңгелек ут” мемориалына чәчәк салу тантанасын үткәрделәр.
Тантанада катнашучылар алдында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, быел үзенчәлекле бәйрәм – узган гасырда миллионлаган кешеләрнең гомерен алган, һәр гаиләгә тигән, иң кан койгыч сугыш тәмамлануның 71 еллыгы. Җиңү Көне барлык россиялеләр өчен дә милли горурлык, пәһлеванлык һәм фидакарьлек символы булып кала. Бу Көн хатирәсенә сакчыл карарга кирәк: “Бүген без 1945 елның май аендагы җиңү залпларына кадәр яши алмыйча, Җиңү хакына гомерен салган, Ватаныбызның намусы, иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкәннәр алдында баш иябез. Җиңү Көнен якынайтучыларның, җиребезгә тынычлык һәм ирек алып килгәннәрнең барысына да гомерлек хатирә һәм дан-шөһрәт булсын!”
Бәйрәм алды көннәрендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Хәтер дивары” акциясен үткәрделәр, аның кысаларында теләге булган һәркем туган герой-фронтовикларының тарихы турында сөйли алды.