1 майдан башлап Татарстанда электричкаларда йөрү өчен яңа төрле абонемент билетлары кертелә

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

2016 елның 1 маеннан башлап Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны поездларында йөрү өчен яңа төрле абонемент билетлары гамәлгә кертелә. 10 һәм 20 мәртәбә бару өчен абонемент билетлары 30 көн дәвамында гамәлдә.

60 мәртәбә бару өчен абонемент билетларының гамәлдә булу вакыты 60 көннән 120 көнгә кадәр, 90 мәртәбә бару өчен – 180 көн. Әлеге абонементларга ташламалар – 20%, дип хәбәр итә ТР Юл транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Абонемент билетларын билет кассаларында һәм элемтәсез смарт-картада (БСК) үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары аша рәсмиләштерергә мөмкин.

http://www.kzn.ru/news/53592-s-1-maya-v-tatarstane-vveden-novyj-vid-abonementnyh-biletov-dlya-poezdok-na-elektrichkah

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International