2016 елның 15-19 июнь көннәрендә Сочида “Весна” спа-кунакханәсенең конференцияләр залында “Россиядәге электр-җылылык энергетикасы үсеше. 2016 елда тарифларны җайга салу һәм 2017-2018 елларда дәүләти җайга салу органнарының бурычлары. Яңа перспективалар. Яңа шартларда эшләү тәҗрибәсе” темасына 10 нчы “юбилейлы” Бөтенроссия семинары-түгәрәк өстәл узачак.
Бөтенроссия семинар-киңәшмә - ул Россиядә Челтәр оешмалары, Энергия ресурсларыннан файдаланучылар, Сәнәгать предприятиеләре, Сату оешмалары (ГП һәм НЭСК), Җылы белән тәэмин итүче оешмалар, Генерацияләү предприятиеләре өчен җайга салучы һәм контрольдә тотучы органнар катнашында махсус оештырылган, Ел саен үткәрелә торган Профессиональ Чара.
Докладлар белән Россия Энергоминистрлыгы, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре, Россиядәге энергетика компанияләреннән белгеч-гамәлчеләр чыгыш ясаячаклар.
16 июнь, 2016 ел.
Доклад темасы: "2016-2017 елларда электр энергиясенең берәмтекләп сату базары: Россия Энергоминистрлыгының РРЭ карата бәя билгеләү механизмын камилләштерү буенча тәкъдимнәре. Файдаланылмый торган челтәр куәтләрен кыскарту. Резервлана торган куәткә түләү. Яңа законнар шартларында үзара мөнәсәбәтләрдәге төп үзгәрешләр: Генерация-Челтәрләр-Сату-Кулланучы. Энергия ресурсларының берәмтекләп сату базарларында түләү дисциплинасын ныгыту".
17 июнь, 2016 ел.
Докладның темасы: "2016 елда тарифларны җайга салу һәм 2017-2018 елларда дәүләти җайга салу органнарының бурычлары. Россия МФХнең тарифларны җайга салу сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән яңа өстенлекле бурычлары. Тарифлар билгеләү методикаларын “тоталь” үзгәртү проектлары. Тарифлар сәясәтен “инфляция минус” принцибы буенча үзгәртү. Эталон чыгымнары моделен кертү нигезендә ГП сату буенча өстәмә бәя билгеләүгә карата яңа ысул. Озак вакытлы тариф карарларын кертү һәм электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тариф билгеләү. Инвестиция программаларын раслау һәм тикшереп тору буенча алымнарны камилләштерү. Электр энергетикасында бәяләрне (тарифларны) җайга салу (яңадан карау, куллану) кагыйдәләре. Барлыкка килүче ризасызлыкларны һәм бәхәсләрне судка кадәр җайга салуның яңа тәртибе. Россия МФХнең җылылык энергетикасы базары моделен үзгәртү буенча тәкъдимнәре ".
18 июнь, 2016 ел.
Доклад темасы: "Электр энергиясе өлкәсендә Россия МФХнең нормативлар иҗат итү инициативалары. Монополиягә каршы җайга салу һәм тикшереп тору кагыйдәләре. 4 нче монополиягә каршы пакет. Мәгълүмат ачу стандартлары. Штраф салуның яңа кагыйдәләре. Энергетика инфраструктурасына тоташтыру үтемлеген тәэмин итү буенча юл картасын тормышка ашыру нәтиҗәләре. Технологик тоташтыру кагыйдәләренә һәм электр энергетикасы өлкәсендәге түләү күләмен һәм ТТ бәясен хисаплап чыгару ысулларын билгеләү буенча үзгәрешләрнең яңа проектлары. Монополиягә каршы законнарны бозу турында монополиягә каршы һәм Россия МФХ суд тәҗрибәсе ".
Үткәрү урыны: Сочи ш., Адлер р-ны, Курорт шәһәре, Ленин ур., 219-А, “Весна” спа-кунакханәсенең матбугат үзәге. Кунакханәнең рәсми сайты - http://www.vesna-sochi.ru
Чараның тулы программасы, докладчылар һәм теркәлү шартлары белән Сез түбәндәгеләр буенча белешә аласыз:
Тел.: (495) 589-06-84, 589-06-82
E-mail: energo-r@inbox.ru
Сайт: www.Energoreshenie.ru