10 май көнне, 1914-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар кысасында, хезмәткәрләрнең “Балалар тынычлык ясый!” рәсем конкурсында катнашкан балаларын бүләкләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең 10 баласы катнашты. Балаларның кайберләре биремгә аеруча иҗади караган һәм берничә рәсем белән кул эшләнмәләре җибәргән, алар Дәүләт комитеты бинасының холлын бизәп торалар.
Күргәзмәдә катнашкан өчен грамоталарны һәм истәлекле бүләкләрне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Александр Леонидович Штром һәр баланың кулын кысып тапшырды.
Тантаналы бүләкләүдә катнашып, балалар, аларның ата-аналары һәм башка хезмәткәрләр уңай тәэсирләр алдылар.