Россиядә балаларны ташыганда хокук бозулар өчен штрафлар артты

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүгеннән башлап Россиядә автобусларда балаларны ташыганда хокук бозган өчен штрафлар күләме арта. Моннан тыш, элеккеге кебек үк, аларны хәзер йөртүчеләрдән генә түгел, ә вазифаи затлардан, юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән дә түләттерәчәкләр, моңа өстәп, алар өчен штраф күләме сизелерлек зур булачак. Тиешле төзәтмәләр Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелде, дип яза “Российская газета”.

Төзәтмәләр керткәннән соң хокук бозуларның исемлеге тулыландырылачак. Әйтик, хәзерге вакытта фрахт шартнамәсе, маршрут программасы, балаларның һәм аларны озата баручы өлкәннәрнең исемлеге булмау да мондый хокук бозуларга керә. Мондый хокук бозулар өчен автобус йөртүче 3 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булса, вазифаи затлардан 25 мең сум, ә компаниядән 100 мең сум алачаклар.

Балаларны ташу кагыйдәләре Россиядә 2014 елның 1 гыйнварыннан башлап гамәлдә. Таләпләр буенча, әгәр дә юлда киткән вакыт кимендә 3 сәгатькә сузыла икән, ул вакытта автобуста мәҗбүри тәртиптә азык-төлек продуктлары булырга, ә автобуслар колоннасын медицина хезмәткәре озата барырга тиеш. Шулай ук, әгәр дә юлда узачак вакыт 4 сәгатьтән артып китә икән, 7 яшькәчә балаларны ташуны тыю кебек башка кагыйдәләр дә карала.

Балаларны ташу кагыйдәләре һәм моңа бәйле штрафлар бары тик автобусларда ташуга кагыла – тимер юл буйлап яки самолетларда сәяхәт итүләрдә махсус шартлар таләп ителми, дип хәбәр итә “Российская газета”.

http://www.kzn.ru/news/53761-v-rossii-vyrosli-shtrafy-za-narusheniya-pri-perevozke-detej

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International