Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүне оештыру өлкәсендә законнар нигезендә җайга салуның иң яхшы тәҗрибәләре һәм мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча штаб утырышында чираттагы мәртәбә Казан шәһәрендә һәм Лаеш районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы тема каралды.
2021 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булып узды.
2021 елның 1 кварталында уздырылган контроль чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, гомуми суммасы 514 мең сумлык штраф салып, кайбер җайга салынулы оешмаларны административ җаваплылыкка тартты. Тарифларны җайга салу өлкәсендә законнарны бозган өчен сигез юридик һәм алты вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.
2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салына торган оешмаларның 2020 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булды.
Җайга салынулы эшчәнлек төрләре буенча хисап мәгълүматының сыйфатын һәм оперативлылык дәрәҗәсен арттыру өчен, Татарстан Республикасы коммуналь комплексы оешмаларына ярдәм йөзеннән, махсус веб-сервис эшләнгән.
Төбәк операторы сатулашуларны гамәлгә ашмаган таныган очракта, транспортлауны гамәлгә ашырылмыйча калган аукцион бәясеннән дә кыйммәтрәк булмаган бәягә башкарырга тиеш.
Бу хакта Сочида Монополиягә каршы хезмәтнең гамәли тариф семинары кысаларында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Электр энергетикасын җайга салу идарәсе җитәкчесе Дмитрий Васильев сөйләгән.
«2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» Россия МФХ гамәли семинары материаллары Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында басылып чыкты.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре «2030 елга кадәр тарифларны җайга салуның стратегик максатлары» дигән темага Россия МФХ гамәли семинары мәйданчыкларында һәм семинарның эш төркемнәрендә эшләвен дәвам иттерә.