2021 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.
27 июльдә, 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровна Борисова коммуналь хезмәтләргә бәяләрне һәм тарифларны билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Халыктан алынган сорауларга Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе оешмаларга һәм халыкка су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтүче «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ һәм Казанның «Водоканал» МУП тарифларын билгеләү өчен башлангыч исәпләмәләр тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының квартал коллегиясе кысаларында җайга салу органы коммуналь тармак предприятиеләренең инвестиция программаларын үтәү мәсьәләләрен карауны дәвам иттерде.
2021 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» ҖЧҖнең төзелә торган объекты – «Түбән Кама шәһәренең 35 микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән 110 фатирлы 8 номерлы торак йорт»ны «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү раслады.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре министрлыгы «Илкүләм технологик инициативалар университеты 2035» автоном коммерциясез оешмасы тарафыннан, әйдәп баручы IT-компанияләре белән берлектә, «Ясалма интеллект» белем бирү проектының үткәрелүе турында хәбәр итә. Проект ясалма интеллект өлкәсендә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В.Хәбибуллина җитәкчелегендәге эш төркеме 2020-2023 елларда «Татэнерго» АҖнең инвестиция программасы чараларын тормышка ашыру барышы белән танышты.
2021 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Бөгелмә муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк.
2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 ел өчен икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләрен карап тикшерү буенча чираттагы утырыш булып узды.