Эшче тариф комиссиясе «Казаньоргсинтез» ГАҖ, «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ, Казан «Водоканал» МУП башлангыч исәпләмәләр җибәрде

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе оешмаларга һәм халыкка су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтүче «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ һәм Казанның «Водоканал» МУП тарифларын билгеләү өчен башлангыч исәпләмәләр тәкъдим итте.

Башлангыч исәпләмәләр оешмаларның тариф тәкъдимнәренә чыгымнарны нигезләү өлешендә ясалган экспертиза буенча башкарыла. Эксперт бәяләмәсен алу өчен предприятиеләргә тиешле календарь сроклары эчендә искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, эшче тариф комиссиясе утырышларында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектларын карау графигы җайга салу органы сайтында урнаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International