Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының квартал коллегиясе кысаларында җайга салу органы коммуналь тармак предприятиеләренең инвестиция программаларын үтәү мәсьәләләрен карауны дәвам иттерде.
Утырыш Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, җирле үзидарә органнары һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.
Коллегияне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары А.Л.Штром уздырды.
Утырыш барышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм электр энергетикасы өлкәсендә инвестиция программаларын раслауга вәкаләтле тармак министрлыкларының докладлары, җирле үзидарә органнарының коммуналь инфраструктура объектларын ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга тапшыру буенча «юл карталарын» үтәү турындагы хисаплары тыңланды.
Коллегия кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Р.Р.Сибгатуллинның республика муниципаль районнарында сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тарифларга карамаган чишелешләр куллану турындагы доклады да тыңланды.
Аерым алганда, тәкъдим ителгән чишелешләр нигезендә 70% кимрәк йөкләнгән сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре ярдәм чараларының пакетлы комплексына исәп тота ала, анда, шул исәптән, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү дә кертелгән.