Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коммуналь хуҗалык өлкәсендә предприятиеләрнең финанс хисапларын карады

2021 елның 23 июле, җомга

2021 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды.

Рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендәге комиссия кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык энергиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планының үтәлеше турында фикер алышты.

«Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ, Кама Тамагы муниципаль районының «Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ, «Буа-Водоканал» АҖ һәм Буа муниципаль районының «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ һәм Түбән Кама районының «Сервис индустриаль паркы ИК» ҖЧҖ җайга салынулы оешмалар финанс хисапларын тәкъдим итте.

Ачыкланган кисәтүләр баланс комиссиясе беркетмәсендә теркәлде, шулай ук, бетерү өчен, җайга салынулы оешмаларга да җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International