Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында «Россиядә торак-коммуналь хуҗалык реформасы» проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча халыкара конференция узды.
Йомгаклау конференциясе барышында катнашучылар инвестиция-инфраструктура проектларының һәм проектта катнашучы шәһәрләрнең торак-коммуналь хуҗалыгын институциональ үзгәртеп коруларның иң яхшы тәҗрибәләрен карады һәм аны гамәлгә ашыруга гомуми нәтиҗә ясады.
Катнашучылар арасында Чаллы шәһәре дә бар иде, ул су белән тәэмин итү һәм су агызу өлкәләрендә 6 эре инвестиция программасын тәкъдим итте. Проектта катнашу нәтиҗәсендә шәһәрдә су үткәрү челтәрләренең тузу дәрәҗәсе 16% киметелгән, канализация челтәрләре буенча – 5%, шулай ук сулыклардан су алу күләме 22% кимегән.
Тулырак мәгълүмат белән чыганакта танышырга мөмкин.