Татарстанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада тәмамланды. 1992 елның 3 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясенең 47 нче сессиясендә махсус резолюциядә 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителә.
Бу көннәрдә барысы да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү проблемаларына игътибар җәлеп итү өчен сәламәтлеге буенча чикләүләре булган кешеләргә аерым игътибар белән карарга омтыла. Үзенең инвалид хезмәткәрләре турында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты да онытмый, традицион рәвештә өйләренә барып бүләкләр тапшыра, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыра.