Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Водоканал» МУП өчен тарифлар дәрәҗәсен килештерде

2021 елның 10 декабре, җомга

2021 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 - 2023 елларга «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өчен  тарифлар килештерде.

 2022 елда халык өчен салкын суга тариф 1 июльдән 2,43 сумга артачак һәм 24,80 сум/куб.м булачак, хуҗалык-көнкүреш суларын агызу өчен –  8,05 сумга артып, 27,60  сум/куб.м булачак. Тарифлар элегрәк Казан шәһәр Думасы һәм Россия МФХ тарафыннан килештерелгән гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләүне арттыру чикләрен исәпкә алып кабул ителде.

Тарифлар, предприятиенең хуҗалык-финанс эшчәнлеген анализлау, эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле икътисадый нигезләнгән чыгымнарын исәпкә алып, коммуналь ресурсны гамәлгә ашыруның исәп күләменнән чыгып расланды.

Тарифлар исәбенә 2022-2028 елларга Казан шәһәрен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган «Водоканал» МУП инвестиция программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру чыгымнары кертелгән.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, предприятие инженерлык инфраструктурасының тузу дәрәҗәсе һәм әлеге чараларны тормышка ашыруга каралган тариф чыганаклары катгый максатчан характерда һәм җайга салу органы ягыннан гына түгел, ә Россия МФХ ягыннан да контрольдә тотылачак.

2022-2023 елларга «Водоканал» МУП өчен кабул ителгән тарифлар белән Комитет сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International