Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлый!
28 ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, бөтен халык тавыш бирү юлы белән илнең Төп кануны кабул ителде. 1994 елның 19 сентябрендә Россия Президенты Борис Ельцинның Россия Конституциясен кабул итү көне дәүләт бәйрәме дип игълан ителде.
Төп канун гражданнарның хокуклары һәм ирекләренең, хокукый дәүләт кыйммәтләренең иң югары статусын беркетте һәм Россия, аның күпмилләтле халкын үстерү өчен ышанычлы нигез булды.
Бу бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкына ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм хәерхаклык тели!