Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм рщис урынбасары Лилия Борисова катнашында «Инфраструктур үсеш: генераль планлаштыру, су белән тәэмин итү, карап тоту» темасына конференция булды.
Чарада коммуналь хезмәтләр өлкәсендә халык өчен тормышның мөһим аспектларына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Иң проблемалы бурычларны хәл итүдә уртаклык эзләү һәм табу буенча әһәмиятле тәкъдимнәр ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин докладында чагылыш табачак.