2022 елга җылылык энергиясенә тарифлар кабул ителде

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга җайга салына торган оешмалар өчен тарифлар раслау эшен дәвам итә. 2021 елның 16 декабрендә  булып узган Идарә утырышында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган оешмалар өчен тарифлар билгеләнде.

Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Зәй шәһәре өчен 2022 елга «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте җитештерә торган җылылык энергиясенә халык өчен тарифлар билгеләнде.

         Шулай ук Салават Купере (Казан шәһәре) торак районы һәм Зеленодольск районының Осиново поселогы өчен «ТГК-16»  акционерлык җәмгыяте җитештерә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләнде.

         Тарифлар белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International