ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, ТР Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь белән бергә, тарифларны җайга салу өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Калуга өлкәсенең Конкурентлык сәясәте министры Николай Владимиров һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Калуга өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Дмитрий Каретин белән очрашты.
Сәфәрнең максаты – каты коммуналь калдыклар реформасы үткәрүнең гамәли тәҗрибәсе белән танышу, концессия килешүләре төзү, чик индексларын килештерү алгоритмнарын өйрәнү.
Төбәкләрдәге операторлар эшчәнлегенә, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең чик индексларын килештерү тәҗрибәсенә кагылышлы җентекле фикер алышулар булды.