2022 елда каты коммуналь калдыклар Штабы эшли башлады

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 26 гыйнварында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә багышланган беренче Штаб узды.

Очрашу барышында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәт өчен түләүләр җыю турында фикер алыштылар, традиция буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты бүлеге җитәкчесе Рөстәм Низамиев доклад белән чыгыш ясады. Удмурт Республикасының «Спецавтохозяйство» ҖЧҖ региональ оператор вәкилләре чүпне аерып җыюны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, «ПЖКХ» идарә компаниясе» инвестиция программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә хәбәр ителгәнчә, Штаб бурычларының юнәлеше үзгәртелде, чөнки әлеге өлкәләргә ихтыяҗ шактый зур, ягъни каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте өчен түләүләр җыю мәсьәләсе актуаль булып кала, шулай ук «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына мөрәҗәгатьләрне мониторинглау зарурилыгы да бар.

Шул ук вакытта Штаб эшендә каты коммуналь калдыкларны аерып җыю оештырылачак, инвестиция активлыгы һәм тарифлар барлыкка китерү яңа юнәлеш булып торачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International