2022 елда торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә 20 млрд.сум акча тотылачак. Ә дүрт ел дәвамында бу сан 150 млрд. сумга кадәр җитәчәк. Әлеге акча ярдәмендә чыгымнарның якынча 80% финанслау мөмкин булачак. Акчалар 25 елга кадәр 3% ташламалы ставка белән биреләчәк. Мондый карар җылылык һәм су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу системаларын яңартырга, аларны ышанычлы һәм куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте.