Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Эксперт советы эшче төркемнәре утырышында катнашты

2022 елның 4 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының профильле бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре, электр энергетикасы, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык һәм су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча эшче төркемнәр составында, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Экспертлар советы эшендә катнашты. Утырышлар видеоконференцэлемтә форматында узды. Тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре көн тәртибендәге мәсьәләләргә бәйле тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International