Тәҗрибә алмашу максатында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсенең Бәяләр һәм тарифлар комитетында булды. Мәскәү өлкәсендәге коллегалар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформа узу тәҗрибәсе белән уртаклашты, закон чыгару инициативалары турында фикер алышты, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү, күмү һәм компостацияләү өчен яңа объектларның чыгымнарын эталонизацияләү мөмкинлекләрен карады.
Очрашу барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре инвестиция программаларын гамәлгә ашыру барышы һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә объектларны файдалануга тапшыру мәсьәләсе белән танышты.