ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары С.В. Павлов эш сәфәре белән Саба муниципаль районында булды. Районда ул бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча гражданнарны урында кабул итте, «Сабинское МПП ЖКХ» АҖ, «Шеморданское МПП ЖКХ» АҖ кебек җайга салына торган оешма объектларын һәм газга тоташтыру объектларын карап чыкты.
Моннан тыш, райондагы сәфәре вакытында, С.В. Павлов Шәмәрдән лицеенда укучылар өчен «Цифр дәресе» дә үткәрде.