ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Чүпрәле районында газга тоташтыру программасы белән танышты

2022 елның 20 мае, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Чүпрәле муниципаль районында газга тоташтыру программасын гамәлгә ашыру белән танышты.

Районда газга оташтырыласы 32 шәхси йорт бар, 23 милекче инде «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ «Буинскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенә тиешле документларны җыеп биргән.

 Газга тоташтырылырга тиешле биш йортта күпбалалы гаиләләр, мөмкинлеге чикле гражданнар, шулай ук сәламәтлеге чикле бала тәрбияләүче гаилә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International