Июль аенда Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе калдыклар белән эш итү җиһазлары өлкәсендә импортны алыштыру турында фикер алышачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары В. Абрамченко җитәкли торган комиссиянең эш планында калдыкларны вакытлыча җыю мәйданчыкларын оештыру белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салу бурычларын хәл итү мәсьәләләре карала. «Ябык цикл икътисады федераль проектын гамәлгә ашыру аерым блок буларак аерып чыгарыла, ул экология-технология паркларын булдыруны да күздә тота.
Вице-премьер сүзләренә караганда, 2030 елга калдыкларны күмүне ике тапкыр киметү – чынга ашырырга мөмкин булган күренеш.