ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Питрәч районындагы предприятиеләрнең җитештерү программасы үтәлешен тикшерде

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, урынга чыгып тикшерү кысаларында, Питрәч районындагы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең җитештерү программасы үтәлеше белән танышты.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме өч оешмада булды: «Пестречинские коммунальные сети» МУП, «Ресурсоснабжающая организация» «ЭКО» ҖЧҖ, «Энергоресурс» ҖЧҖ. Әлеге оешмаларда 2021 елда тариф чыганаклары хисабынаүзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасы объектларына капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде.

Шулай ук эшче төркем предприятиеләр эксплуатацияли торган канализация чистарту корылмалары эше белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International