Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме җайга салына торган оешма программасы объектлары буенча урынга чыгып тикшерүләрне дәвам итә. Шушы көннәрдә җайга салучы орган 1 нче Казан җылылык-электр станциясе һәм 2 нче Казан җылылык-электр станциясендәге «Татэнерго» АҖ инвестиция чараларының 2021-2022 еллардагы үтәлешен тикшерде.
2021 елда шәһәр җылылык-электр станцияләрендә искергән җиһаз алмаштырыла, бу җылылык белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, 1 нче Казан җылылык-электр станциясендә 5 номерлы ст. ПТ-35,5 турбоагрегатының автомат рәвештә көйләү системасын техник яктан яңадан җиһазландыру эшләре башкарыла, 5, 6, 7 номерлы ст. турбоагрегатларының мәгълүмати-үлчәү системаларын модернизацияләү һәм гомуми җиһазландыру эшләренең бер этабы эшләнә. 2 нче Казан җылылык-электр станциясендә РОУ-7 торбаүткәргеченнән чыга торган парның тавышын киметү буенча җиһазлар урнаштырыла. Шулай ук 9 номерлы ст. турбогенератор челтәр суы схемасын модернизацияләү эшләре дә башкарыла.
Быел 1 нче Казан җылылык-электр станциясендә 5, 6, 7 номерлы ст. турбоагрегатларының мәгълүмати-үлчәү системаларын модернизацияләү һәм гомуми җиһазландыру эшләре дәвам итәчәк. 2 нче Казан җылылык-электр станциясендә 8 номерлы ст. энергетика казанын техник яктан яңадан коралландыру буенча эшләр башкару планлаштырыла. Җылылык-электр станциясе объектларын модернизацияләү эшләре җылылык энергиясе белән тәэмин итү тарифлары, шулай ук предприятиенең үз акчалары хисабына башкарыла. 2022 елда җылылык-электр станцияләрендә үткәрелүче капитель характердагы чаралар өчен 230 млн. сум акча бүленеп бирелер дип планлаштырыла.