ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш сәфәре белән Мамадыш районында булды

2022 елның 20 мае, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш сәфәребелән Мамадыш районында булып кайтты.

Районда ул «Мамадышский водоканал» АҖнең җитештерү программасы үтәлеше белән танышты, су алу корылмаларын, биологик чистарту корылмаларын һәм канализация насос станцияләрен карады.

Мамадыш су каналы Мамадыш шәһәре һәм Кызыл Тау авыл җирлеге территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтен күрсәтә.

Оешманың су белән тәэмин итү чыганагы булып артезиан скважиналарыннан алына торган җир асты сулары тора. Су 24 насос ярдәмендә күтәрелә. Оешма балансында 3 су алу җайланмасы бар. Су кулланучыларга кадәр суүткәргечләр аша 147,4 км озынлыктагы су челтәрләре аша үтә. Агынты сулар, алга таба чистарту һәм утильләштерү өчен, ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системасыннан чистарту корылмаларына канализация челтәрләре аша күчерелә.

Шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкиле Мамадыш районында калдыкларны җыю, беренчел эшкәртү өчен билгеләнгән чүп төяү станциясе төзелешенең барышы, шулай ук муниципалитетара комплексларга эшкәртүгә җибәрү өчен зур күләмдәге контейнерларга пресслап урнаштыру эшләре белән танышты.

Станция төзелешен Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы «Гринта» ҖЧҖ контрольдә тота. Станциянең җитештерү егәрлеге елына 30 мең тонна булыр дип планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International