ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2023 ел
җомга

Эшче тариф комиссиясенең беренче утырышы булды, анда 2024 елга «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ һәм «РСК «Инженерлык технологияләре» ҖЧҖ өчен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә беренчел тарифларны исәпләү буенча фикер алыштылар. 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина экология һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү проблемалары буенча Проект офисының ачык утырышында катнашты.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы ВКС форматында икенче очрашу үткәрде.

«Казэнерго» АҖ  Казанның иң эре җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының берсе булып тора. 56 ел дәвамында компания казанлыларның йортларын җылылык белән уңышлы тәэмин итә, шулай ук башкаланың тышкы яктырту мәсьәләләрен дә хәл итә.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында гомуми белем бирү оешмалары өчен туклану хезмәте күрсәтүче оешмалар эшчәнлеге мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Арча, Лениногорск, Азнакай, Кукмара районнары һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетлары белән берлектә продукциянең бәясен формалаштыру һәм өстәмә бәяләрне куллану турында фикер алыштылар


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Минзәлә муниципаль районында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина гражданнарны кабул итте. Район халкы тарифларны формалаштыруга кагылышлы иң борчыган сорауларны күтәрде:

Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Минзәлә башкарма комитеты җитәкчесе  Рамил Шәйсуваров  җайга салынулы оешма вәкилләре белән берлектә Юртово бистәсендәге чистарту корылмаларын, шәһәрнең су алу корылмасын һәм су чистарту станциясен, автотранспорт предприятиесен һәм котелныйларны карап чыктылар.

Түбән Кама шәһәрендә ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Экспертлар советының һәм ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы узды.


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссияләре утырышлары тәмамланды.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләре турында искә төшерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International