Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмалар өчен 2024 елгы тариф кампаниясен башлап җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2024 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламаны җиткерү чарасы С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында (Казан шәһәре) узды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган эшче тариф комиссиясендә «Казан» халыкара аэропорты» АҖ, «Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектлары каралды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге тарифлар буенча эшче комиссия 2024 елга Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен (егәрлеген) тәэмин итүче «Татэнергосбыт» АҖнең электр энергиясен гарантияләүче тәэмин итүчесенең сату өстәмәсе исәпләмәсен тикшерде.
Агымдагы тариф кампаниясе кысаларында Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестиция программалары үтәлешен тикшерүне дәвам итә.
Әлмәттә елның музыкаль старты узды. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов 21,1 км дистанциядә 01:30:02 нәтиҗәсе белән бишенче призлы урынны алды. Катнашучыларның гомуми саны дөньяның ике иленнән, 18 төбәктән һәм Россиянең 45 шәһәреннән 1 000 кешедән артып китте.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге тарифлар буенча эшче комиссия 2024 елга тариф проектларын карады.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожниковның эшлекле сәфәре Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин белән бергә гражданнарны шәхси кабул итүдән башланды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү өлкәсендәге тарифларны алдан исәпләү турында фикер алыштылар.
Иртәгә, 12 сентябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Биектау муниципаль районында булачак, аның барышында 422700, Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Кооператив урамы, 5 адресы буенча гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла.