Биектау районында илкүләм проект гамәлгә ашырыла

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожниковның эшлекле сәфәре Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин белән бергә гражданнарны шәхси кабул итүдән башланды.

Халыкны борчыган төп темалар:

- каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр исәпләү;

-  җылылык энергиясенә тариф;

- каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен исәпләнгән түләүләр;

- торак йортны индивидуаль җылытуга күчерү мөмкинлекләре.

Барлык сорауларга да халык тулы җаваплар алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны күчмә кабул итүләр Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Соңыннан ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның объектларына чыгу гамәлгә ашырылды. Дмитрий Сапожников Дамир Шәйдуллин катнашында Биектау районы кулланучыларының җылылык энергиясен тәэмин итүче «Теплокоминвест» ҖЧҖ котельныен карады, аның техник торышы һәм җылылык энергиясен җитештерүнең технологик процессы белән танышты. Котельныйда профилактика эшләре алып барыла, алар киләсе җылыту сезонында җиһазларның авариясез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чираттагы объект булып чистарту корылмалары тора, алар хәзерге вакытта Стимул федераль программасы, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча реконструкцияләнә. Объектта куәтне арттыруга китерәчәк автоматика урнаштырылган.

«Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ чистарту корылмаларын реконструкцияләү «Торак һәм шәһәр мохите» федераль проекты буенча үткәрелә.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының максатлары арасында – 2019 елда 25 проценттан 2024 елда 60 процентка кадәр уңай мохит булган шәһәрләрнең өлешен үстерү. Моннан тыш, 2030 елга шәһәр мохитен 1,5 тапкыр яхшырту буенча илкүләм максат билгеләнгән. Куелган бурычларга ирешү өчен, илкүләм проектта аерым федераль проект – «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» аерып чыгарылган. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру вакытында 56 меңнән артык иҗтимагый киңлек һәм йорт яны территорияләре төзекләндерелгән.

Белешмәлек: «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты 2017-2018 елларда гамәлгә ашырылган «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» өстенлекле проектының дәвамы булып тора. 2019 елда башланган федераль проектның нигезенә ике ел эчендә тупланган тәҗрибә  салынган. Шулай итеп, шәһәрләрне төзекләндерү программасы быел үзенең алты еллыгын билгеләп үтә.

Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2024 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International