Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү өлкәсендәге тарифларны алдан исәпләү турында фикер алыштылар.
«Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ һәм «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ өчен тариф проектлары оешмалар тарафыннан бирелгән тариф гаризалары һәм тәкъдим ителгән раслаучы документлар буенча үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча әзерләнде.
Белешмә: «ВКиЭХ» АҖ эшчәнлегенең максаты – Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында урнашкан торак йортларны, учреждениеләрне, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен хуҗалыкта эчә торган, кайнар су, җылы энергия белән тәэмин итү, агынты суларны агызу хезмәтләрен күрсәтү.
Белешмә: «Алабуга» СҖТ махсус икътисадый зонасы эшчәнлегенең төп максаты – сәнәгать җитештерүе өлкәсендә Россия һәм халыкара компанияләр тарафыннан инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен иң уңай шартлар тудыру юлы белән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе икътисадын үстерүгә ярдәм итү.
Предприятиеләр билгеләнгән срокларда Дәүләт комитетына ведомство белгечләре тарафыннан өстәмә каралачак искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне җибәрәчәк.