Эшче тариф комиссиясе җайга салына торган оешмаларның су белән тәэмин итү һәм су чыгару өлкәсендәге тәкъдимнәрен өйрәнә

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Видеоконференцэлемтә режимында узган эшче тариф комиссиясендә «Казан» халыкара аэропорты» АҖ, «Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф карарлары проектлары каралды.

Барлык оешмалар буенча эшче тариф комиссиясе барышында искәрмәләр һәм тәкъдимнәр яңгырады, шулай ук җитешми торган документларны бирү өчен бер атналык срок билгеләнде.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф кампаниясе дәвам итә.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International