Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында «Сыналган бизнес» (provbiz.ru) интернет-порталы эшли, ул 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән булдырылган.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Россия – минем тарихым» тарихи паркында «Татарлар Ватанга хезмәт итә» мультимедия күргәзмәсендә булдылар.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты атналыгының төп вакыйгалары һәм карарлары – дайджестта
«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» берләшмәсе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «Видеопомощник ЖКХ» проектын башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендәге тарифларны алдан исәпләү буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы узды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 8 һәм 9 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршында уза торган «СоТворение» музыкаль фестивалендә катнашалар. Чара Россия, БРИКС илләре һәм тагын берничә дәүләт арасында «мәдәни күпер» булачак. Республика халкын һәм шәһәр кунакларын бәйрәмгә кушылырга чакырабыз.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов җитәкчелегендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.08.2023 ел, № 1390 карары белән Каты коммуналь калдыкларны туплау нормативларын билгеләү кагыйдәләре актуальләштерелгән. Шулай ук җыела торган калдыкларның массасы һәм күләме турындагы мәгълүматларны, аларның сезонлы үзгәрешләрен исәпкә алып, җыю, анализлау һәм исәпләү тәртибе, шулай ук калдыклар санын исәпләү тәртибе дә билгеләнгән.