ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы тариф кампаниясен башлады

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмалар өчен 2024 елгы тариф кампаниясен башлап җибәрде.

Старт су белән тәэмин итү һәм су чыгару өлкәсендә стандартлаштырылган ставкалар билгеләүдән башланды. Тарифлар 68 оешма өчен билгеләнде.

Стандартлаштырылган ставкалар яңа кулланучылар (абонентлар) өчен су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләренә тоташтырганда кулланыла.

Тариф кампаниясен барлык җайга салынулы хезмәтләрне исәпкә алып, Дәүләт комитеты 2023 елның 20 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыра. Бу чорда 800дән артык тариф карарлары кабул ителәчәк. Хәзерге вакытта җайга салынулы субъектлардан килгән тариф гаризаларына экспертиза үткәрелә.

Кабул ителгән тариф карарлары белән ведомствоның рәсми сайтында «Тарифлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International