Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2024 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламаны җиткерү чарасы С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында (Казан шәһәре) узды.
Татарстан Башлыгының мөрәҗәгате ТР Дәүләт Советы депутатларының 46 нчы утырышы кысаларында узды. Анда Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук республика муниципаль районнары лидерлары һәм министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары чакырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов якындагы елга Татарстан үсешенең төп юнәлешләрен һәм республиканың эчке һәм тышкы хәле турында билгеләячәк. Быел Рөстәм Миңнеханов Рәис статусында беренче тапкыр мөрәҗәгать итәчәк.
ТР Рәисе мөрәҗәгате традицион характерда, беренче тапкыр ул 2010 елның 13 октябрендә узды.