«Водоканал» МУП объектларында инвестиция программалары үтәлешен контрольдә тоту

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы тариф кампаниясе кысаларында Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестиция программалары үтәлешен тикшерүне дәвам итә.

Җайга салу органы белгечләре «Водоканал» МУП объектларына чыктылар:

1.      Парин урамындагы суүткәргеч участогын реконструкцияләү. Хәзерге вакытта суүткәргеч санациясе тәмамланган (тимер торбаның эчке өлешендә полимер җиңсә урнаштырылган). Камераларда җиңсә очлары фасонлы әйберләр белән тоташу урыннарында полимер җиңсәне тотып торучы кыскыч боҗралар белән беркетелгән. ВК-3 камерасында фасон әйберләре урнаштырылган.

2.       Кутуй урамындагы суүткәргеч участогын реконструкцияләү. 620 метр полиэтилен торба горизонталь-юнәлешле бораулау ысулы белән салынган. Седов һәм Шуртыгин урамнары киселешендә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Кутуй һәм Гвардия урамнары киселешендә суүткәргеч камера төзү өчен котлован эшләнә.

3.       Толстой урамындагы суүткәргеч участогын реконструкцияләү. Юдыртып, опрессовкалап һәм кулланучыларны торбага тоташтыру эшләре тәмамланган.  Юлның беренче катламы асфальт белән капланган.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Күчмә мониторинг нәтиҗәләре 2024 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International