Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре гражданнарның сорауларына җавап бирде

2021 елның 9 апреле, җомга

2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештырган идарәче оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшендә катнашты.

Гражданнарның сораулары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү системасы аша кабул ителде. Кайнар линия кысаларында шулай ук халыкны кабул итү дә оештырылды. Коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм идарәче оешмалар белән хезмәттәшлек итүнең актуаль сорауларына Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International